Барлык яңалыклар
Новости
22 июль 2020, 10:58

Кер сабыны: файдасы һәм зыяны

«ГОСТ 72%» дигән язулы шушы шакмак СССР дигән үткәнебезнең бер артефакты булып тарихка күчә язган иде. Аның урынын юыну бүлмәләрендә берсеннән-берсе хуш исле, берсеннән-берсе матуррак савытлы, берсеннән-берсе кыйммәтрәк гигиена кирәк-яраклары алды.

Телевизорлардагы рекламалардан туп-туры юыну бүлмәсенә генә кереп утырдылар да кер сабынын кысрыклап чыгардылар. Ә бит СССРдагы дефицит товар иде ул. Аны җитештерүче заводлар бик аз, ә ихтыяҗ зур булганга – безнең әбиләр кер сабынының иң яхшы антисептик икәнен белгәннәр. Арзанлы һәм һәрчак кул астында.
Хәзерге заманда нинди генә антисептиклар юк. Ләкин аларның файдасы гына бик сизелми. Ә менә шушы көрән төстәге иссез шакмак кисәге тиз арада микробларны юк итәргә мөмкин. Совет чорында бала тудыру йортларында яңа туган бәбиләр бүлегенең идәннәрен кер сабыны эретелгән су белән юганнар.
Хирургларның да яраткан сабыны икән ул. Ышанычлы дезинфекция чарасы булганга, билгеле. Өйдә исә теш щеткасын, таракларны, мунчалаларны кер сабыны белән юып торсаң, алар сезгә тәмам тузганчы хезмәт итәр. Юкка гына кер сабыны дип йөртелми бит: кер юганда, тапларны бетерү өчен махсус кулланырга була. Дөрес, киҗе-мамыктан эшләнгән ап-ак әйберләрне бераз саргайтырга мөмкин, шуңа да саграк булырга кирәк. Савыт-сабада калган сары эзләрне бетерү өчен аны сабын эретмәсенә салып торалар. Озын сүзнең кыскасы, кер сабыны экологик яктан чиста продукт кына түгел, ә акча янчыгын калын килеш саклый торган «кыйммәтле» товар да булып чыга түгелме соң?
Читайте нас: