Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 18:21

Авыл табибларына – дәүләт ярдәме

Әлегә республика медицина учреждениеләрендә 52 меңгә якын хезмәткәр, шул исәптән 14 меңнән артык табиб һәм урта медицина белеме булган 37 мең персонал эшли.

Быел авыл медицина хезмәткәренә социаль ярдәм күрсәтү максатында түбәндәге программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә:
– "Земский фельдшер" – ФАПларга эшкә килгән фельдшерлар 500 мең сум күләмендә акча алачак;
– "Земский доктор" – Үзәк район хастаханәләренә эшкә килгән табибларга бер миллион сум күләмендә компенсация түләүләре бирелә (июнь башына 20 кеше түләүләр алды да инде);
– дефицитлы белгечлекләр табибларына ярдәм программасы (июнь башына 17 кеше түләүләр алган).
Медицина хезмәткәрләренә социаль ярдәм күрсәтү Владимир Путинның май указлары белән расланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: