Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 11:21

Башкортстанның өч дәваханәсендә коронавирус буенча карантин кертелгән

Башкортстанның өч дәваханәсендә коронавирус буенча карантин кертелгән, дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Г.Г.Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең акушер-гинекология бүлегендә 8 июльдән чикләү чараларының гамәлдә булуы турында “Башинформ” язган иде. 17 июльдән Республика клиник туберкулезга каршы диспансерның реанимация бүлегендә һәм операция блогында, Үрге Тәтешле район дәваханәсенең терапия бүлегендә карантин гамәлдә.
Зәйфә Салихова әзерләде
Фото: «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы
Читайте нас: