Барлык яңалыклар
Новости
23 июль 2020, 17:30

Казанның яшь тамашачы театрында – “Озын-озак балачак”

Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры Мостай Кәримнең “Озын-озак балачак” повесте буенча спектакльнең премьерасын әзерли.

Аны билгеле башкорт режиссеры, Салават башкорт драма театрының баш режиссеры Илсур Казакбаеыв сәхнәләштерә. Повестьны уку 10 августтан башлана. Премьера быел октябрьгә билгеләнгән.
“Әйе, мине Кариев исемендәге театрга чакырдылар. Бу театрда беренче тәҗрибәм. Хәер, безнең хезмәттәшлек күптән башланды: аларның баш режиссеры Ринат Әюпов Салаватта Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесте буенча спектакль куйды”, – дип хәбәр итте Илсур Кказакбаев “Башинфорим” агентылыгына.
Режиссер әйтүенчә, спектакльнең иҗади төркемендә башлыча уфалылар эшли.
Читайте нас: