Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2020, 14:10

Печәннән матурлык тудырганнар

Бүген Борай районында “Басу көне” үтә.

Чарага республиканың төньяк урман-дала зонасындагы дистәдән артык районнан белгечләр һәм экспертлар җыелган. Алар алда торган урак эшләре, шулай ук яңа сортлар һәм гибридларның өстенлеге турында фикер алышалар.
“Басу көне”н төбәкнең авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов ачты. Белгечләр көн дәвамында бөртекле уҗым культураларының иң яхшы сортлары чәчелгән басула белән танышачак. Шулай ук “Борай урманы” питомнигына бару да карала.
“Басу көне”нә Борайның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре алдан ук әзерләнгән. Алар әлеге җитди чарага хәтта иҗади караганнар дип әйтергә кирәк. Районга килүче кунакларны печән төргәкләреннән ясалган трактор, паровоз, тирмән каршы ала. Мондый матурлыкны күрү күңелне күтәреп җибәрә. Юкка гына авыллар – кешеләре белән матур, ә авыл хуҗалыгы җирнең патриотлары белән көчле дип әйтмиләр.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: