Барлык яңалыклар
Новости
24 июль 2020, 14:06

Янгыннар тулысынча сүндерелгән

Башкортстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, кичә 17 сәгатькә республиканың урман фондындагы янгыннар тулысынча сүндерелгән – Белорет районындагы – дүрт, Бөрҗән районындагы бер янгын.

Башкортстан Хөкүмәтендә янгыннарга бәйле хәл һәм аларны бетерү өчен кабул ителгән чараларга арналган брифингта республика урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов ел башыннан төбәктә 110 янгын теркәлүе, аларда 1899 гектар мәйданның зыян күрүе хакында белдерде.
Соңгы атнада көннәрнең эссе торуы һәм коры яшеннең котыруы нәтиҗәсендә Урал аръягы районнарында 59 янгын 1563 гектарны ялмап ала. Бу быелгы очракларның 56,7 процентын тәшкил итә. Аныграк әйткәндә, шушы 59 очракның 52се яшен ату сәбәпле чыккан ( 86,4 процент). Яшеннең мондый активлыгы һәм янган мәйданның зурлыгы 2010 елдан бирле күзәтелмәгән.
Зәйфә Салихова әзерләде.
Читайте нас: