Барлык яңалыклар
Новости
27 июль 2020, 13:30

Русиянең Хәрби-диңгез флоты 40 яңа кораб алачак

Владимир Путин РФ Хәрби-диңгез флоты шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Быел Русия Хәрби-диңгез флоты 40 яңа корабль белән тулыланачак. Бу хакта Санкт-Петербургтагы Төп хәрби-диңгез парадында Русия Президенты Владимир Путин сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Флотның уникаль өстенлекләрен һәм хәрби мөмкинлекләрен дөньяда тиңе булмаган гипертавышлы комплекслар, пилотсыз су асты аппаратлары, иң нәтиҗәле оборона чаралары исәбенә арттыру алдынгы цифрлы технологияләрне киң кулланылышка кертү хисабына ирешеләчәк», - диде Русия Президенты.
Шулай ук ул экипажларның шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Фин култыгы акваториясендә һәм Кронштадт рейдында хәрби судноларның парад линиясен әйләнеп чыкты. Президент сүзләренчә, диңгезчеләр бөек ватандашларының традицияләрен дәвам итеп, аларга йөкләнгән иң катлаулы бурычларны лаеклы үти.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: