Барлык яңалыклар
Новости
28 июль 2020, 16:50

Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» уртак проект турында фикер алышты

Туган телне өйрәнү татар мәдәнияте дөньясына кызыклы сәяхәт булачак

Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Татармультфильм» сабыйларны беренче туган көннәреннән үк татар теленә өйрәтү буенча уртак интерактив проект турында фикер алышты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Проект авторлары фикеренчә, туган телне өйрәнү татар мәдәнияте дөньясына кызыклы сәяхәт булачак.
Очрашу кысаларында Мәскәү татарлары автономиясе рәисе «Татармультфильм» берләшмәсенең генераль продюсеры Марат Ганиевка «Мәскәү Сабантуе-2020 онлайн»да катнашкан өчен рәхмәт белдерде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: