Соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыручылар саны 33кә арткан, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.
Коронавирустан вафат булганнар саны тәүлек эчендә үзгәрмәгән һәм элеккечә 22 кеше тәшкил итә.
Оператив штаб мәгълүматлары буенча, әлеге вакытта актив чирлеләр саны 1655 пациент тәшкил итә. Шушы чорда республикада барлыгы 4964 кеше терелгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.