Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 14:40

30 июль — Башкортстанда кыскартылган эш көне

Башкортстанда 30 июльдә, Корбан бәйрәме алдыннан, эш көне бер сәгатькә кыскара, дип искә төшерделәр республика Хезмәт министрлыгында

Республика хөкүмәте карары буенча, 31 июль – Корбан бәйрәме эшләмәгән бәйрәм көне дип исәпләнә.
Быел Корбан бәйрәме җомгага туры килә. Шуңа пәнҗешәмбе, 30 июльдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Биш көнлек эш атнасында Башкортстанда Корбан бәйрәменә бәйле 31 июль, 1 һәм 2 август ял көннәре дип исәпләнә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: