Барлык яңалыклар
Новости
29 июль 2020, 19:15

Башкортстанда COVID-19 йоктыручылар саны 6 675кә җиткән

Соңгы тәүлектә Башкортстанда 35 кешедә яңа коронавирус инфекциясе диагнозы расланган

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып республикада COVID-19 йоктыручылар саны 6 675кә җиткән, дип хәбәр итте Башкортостанның Саулык саклау министрлыгы.
Коронавирустан вафат булуның яңа очраклары турында хәбәр ителми. COVID-19дан үлгәннәрнең рәсми теркәлгән саны 22 кеше тәшкил итә.
Шушы чорда республикада 5 025 чирле терелгән, аларның 77се – соңгы тәүлектә.
205 пациент — стационарда, 1423 кеше амбулатор шарттарда дәвалана.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: