Барлык яңалыклар
Новости
30 июль 2020, 11:15

Корбан бәйрәмендә республикада нинди һава торышы көтелә

Башгидрометүзәк синоптиклары 31 июльгә – мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләгән көнгә һава торышын хәбәр итте

Фаразга ярашлы, бәйрәм көнендә республикада кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен яшенләве көтелә.
«Җил көнбатыштан, талгын, көндез кискен. Һава температурасы төнлә 12-17 градус, көнчыгышта +7гә тиклем, көндез 23-28 градус, көньякта +33кә кадәр», — дип хәбәр ителә Башгидрометүзәкнең рәсми сайтында.
Уфада аязлы-болытлы була. Термометр баганасы төнлә +18, +20 градусны күрсәтсә, көндез +29 градускача җылыта.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: