Барлык яңалыклар
Новости
1 август 2020, 13:30

1 августтан республика пенсионерларының пенсиясе арттырыла

1 августтан эшләп йөргән пенсионерлар арттырылган пенсия ала башлый, дип хәбәр иттеләр Русия Пенсия фондының Башкортстан буенча бүлекчәсеннән

«Картлык, инвалидлык, караучысын югалту очрагы буенча страховка пенсиясен алучылар страховка пенсиясен яңадан исәпләтергә хокуклы. Бу гаризасыз тәртиптә башкарыла. Өстәмәнең күләме индивидуаль һәм эшләү чорына, эш бирүчеләрдән килгән страховка взнослары суммасына бәйле. Республиканың 248 мең пенсионеры яңа күләмдә пенсия ала башлый. Түләүгә чыгымнарны финанслау тулы күләмдә тәэмин ителгән», — дип белдерделәр Русия Пенсия фонды Башкортстан буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәтендә.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: