Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 11:30

Covid-19 коронавирусы кисәкчекләренең суда күпме яшәве билгеле булды

Кайнаган суда вирус тулысынча юкка чыга, хлорланган суда исә яшәүгә сәләтлелеген югалта

Коронавирус кисәкчекләренең 90 проценты бүлмә температурасындагы суда - 24 сәгать, ә 99,9 проценты 72 сәгать эчендә һәлак була. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Роспотребнадзорга сылтама белән хәбәр итә.
Тикшеренүне «Вектор» үзәгендә үткәргәннәр. Үзәк хезмәткәрләре ачыклаганча, хлордан чистартылган яки диңгез суында вирус үрчемәсә дә, яшәүгә сәләтлелеген сакларга мөмкин. Коронавирусның үз активлыгын югалту срогы турыдан-туры суның температурасына бәйле.
Кайнаган суда вирус тулысынча юкка чыга, хлорланган суда исә яшәүгә сәләтлелеген югалта.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: