Русиядә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларга пособие рәсмиләштерүне гадиләштерделәр. Бу турыда хөкүмәт матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Тиешле боерыкка премьер-министр Михаил Мишустин имза куйды. 1 ноябрьдән пособие алу җиңелрәк булачак.
«Хәзер түләүләрне рәсмиләштерү өчен гражданнарга алиментлар турында белешмәләр булган документларны бирергә туры килмәячәк», — диелә хәбәрдә.
Бу мәгълүматны дәүләт органнары ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша үзләре алачак.
1 июньнән өчтән җиде яшькә кадәрге балаларга ай саен бирелә торган пособиеләр түбән керемле гаиләләргә түлиләр. Аларның уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан азрак булырга тиеш
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.