Барлык яңалыклар
Новости
3 август 2020, 20:15

Табиб пандемия чорында битлек кимәүне хата булуын әйтте

Русиядә коронавирус белән авыручы 850 мең кеше теркәлгән

Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр гамәлдән чыккач башка кешеләр белән аралашканда битлек кимәү төп хаталарның берсе. Аның турыда Сәламәтлек саклау министрлыгы кардиологы Сергей Бойцов «Комсомольская правда» газетасына биргән әңгәмәсендә сөйләгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Истә тотыгыз: инфекцион процесста булган ике кеше — авыру йоктырган, әмма бу хакта белми торган һәм авыру йоктырмаган кеше дә битлек кисә, менә шулай инфекция таралуын туктатабыз», — дип аңлатты Бойцов.
Җәмәгатьчелек урыннарында битлек киеп йөрү әйләнә-тирәдәге кешеләргә хөрмәт билгесе. Моннан тыш, Бойцов үз-үзеңне дәвалауның куркыныч булуы турында кисәтте. Табиб билгеләмәгән кайбер дарулар геморрагик инсультка яки ашказаны-эчәктән кан китүенә китерергә мөмкин.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, дөньяда коронавирусның ачыкланган очраклары саны 17,3 миллионнан арткан, 675 меңнән артык кеше һәлак булган.
Джонс Хопкинс университеты статистикасы буенча, дөньяда барлыгы 17,8 миллион коронавирус инфекция очрагы теркәлгән, ә 685 меңнән артык кеше үлгән. Россиядә коронавирус белән авыручы 850 мең кеше теркәлгән, 650 меңнән артык кеше терелгән, 14 128 кеше үлгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: