Барлык яңалыклар
Новости
4 август 2020, 11:55

Русиядә ташламадан файдаланучылар өчен даруларга бирелә торган акча артты

Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин

Русиядә халыкның ташламалы категорияләре өчен дәүләт тарафыннан түләнә торган препаратлар суммасын аена 886,4 сумга кадәр артты. Бу карар Русия Хөкүмәте сайтында чыкты.
«Бу 2020 елда социаль ярдәмгә бюджет чыгымнарын 988 миллион сумнан артачак», — дип сөйләделәр Министрлар Кабинетында.
Дәвалаучы табибка гражданның ташламалы категориясен раслый торган документны тапшырып, дәүләт түли торган даруларга рецепт алырга мөмкин.
Акчалата компенсацияне алу өчен ташламалы препаратлардан баш тартырга мөмкин. Моның өчен Русия Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.
Ташламадан файданалучы категориягә хроник авырулары булган гражданнар, инвалидлар, өч яшькә кадәрге балалар (күп балалы гаиләләрдә — алты яшькә кадәр), шулай ук хәрби хәрәкәтләр , шул исәптән Бөек Ватан сугышы ветераннары, чернобыльчеләр, күчеп китү зонасында яшәүче кешеләр, Төньякның аз санлы халык вәкилләре керә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: