Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2020, 14:35

Бәләбәйдә – «Басу көне»

Бүген безнең районда республикада бишенче – быелга соңгы «Басу көне» үтә

Семинарда Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы, республиканың төрле оешмалары вәкилләре, төбәкнең Урал алды дала зонасының 15 районыннан район башлыклары урынбасарлары, баш агрономнар, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнаша. Шулай ук семинарга «Башкортстан АПКсы лидерлары» проектында катнашучылар килгән.
Чарада катнашучыларны вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов һәм Бәләбәй муниципаль районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев сәламләделәр.
Семинар «Северная Нива Башкирия» җәмгыяте базасында үтә.
Читайте нас: