Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2020, 20:00

Дербентта Каспий Сабантуена әзерләнәләр

Милли бәйрәм Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү кысаларында узачак

Дербентта Каспий Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
4 августта Дербент мэры Хизри Абакаров Дагыстан региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Эльмира Кадыйрова белән очрашты. Очрашу барышында Эльмира Кадыйрова шәһәр мэрына 14нче августтан 17нче августка кадәр Дербентта «Каспий - Дуслык диңгезе» төбәкара хезмәттәшлек фестивален үткәрү планлаштырылуы турында хәбәр итте.
Чара кысаларында «Каспий Сабантуе» бәйрәме, Дагыстан Халык сәнгать һөнәрләре һәм кәсепләре буенча күргәзмәләр, мастер-класслар, артистларның чыгышлары да узачак.
Фестивальне үткәрү урыны итеп шәһәрнең кеше иң күп йөри торган туристлык зонасы – Дербент яр буе сайланды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: