Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2020, 11:00

Русиялеләр курортлардан кайтканнан соң коронавирус инфекциясе кабат таралырга мөмкин

Сентябрь аенда инфекция йоктыручыларның артуы ихтимал

Русиялеләрнең курортлардан әйләнеп кайтуы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең кабат таралуына сәбәпче булырга мөмкин. Русия халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире Галина Кожевникова шулай дип белдерде. Бу хакта «Известия» газетасы яза.
Сентябрь аенда инфекция йоктыручыларның артуы ихтимал. Эксперт сүзләренчә, Русия курортларында профилактика чараларын үтәмәү шуңа китерергә мөмкин.
«Әмма үсеш сизелерлек булмаячак. Биредә халыкның күпмедер өлеше инде коронавирус белән чирләвен исәпкә алырга кирәк», — дип искәртте Кожевникова.
Сәламәтлек саклау системасы коронавирус инфекциясенең кабат таралуына тулысынча әзер, авыруларга диагноз кую пандемия чорында яхшырды, диде эксперт.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: