Барлык яңалыклар
Новости
6 август 2020, 15:00

Русия башка илләр белән авиаэлемтәне торгызачак

Русия Тышкы эшләр министрлыгында билгеләп үтелгәнчә, хәзер илгә Лондон, Сеул, Истанбул аша килергә мөмкин

Русия авиаэлемтәләрне торгызачак илләр саны артуга атналар китәргә мөмкин. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябковка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Минемчә, күп илләр белән авиаочышлар ачылышына кадәр атналар узачак», - дип саный Рябков.
Ул хәзер илгә Лондон, Истанбул һәм Сеул аша илгә килергә мөмкин булуын искәртте һәм Covid-19 вазгыяте мөмкинлек бирү белән исемлеккә тагын да күбрәк башкала һәм хаблар өстәләчәгенә ышаныч белдерде.
1 августтан Русия Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты. 15 августтан тагын бер ил — Швейцария белән авиаэлемтәне яңарту планлаштырыла.
Элегрәк Абхазия һәм Черногориянең Русия гражданнары өчен чикләрне ачуы турында хәбәр ителгән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: