Барлык яңалыклар
Новости
7 август 2020, 11:40

«Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин яңа кинода төшә

Башлангыч сыйныфта гына укучы Арысланга режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» фильмында роль биргәннәр

Мостай Кәрим әсәре буенча куелган «Сеңелкәш» фильмында төп рольне уйнаган Арыслан Крымчурин Белорет районына яңа проектта катнашырга килгән. Уфаның 161 лицееның 2нче сыйныфында укучы Арыслан режиссер Динара Әбдрәшитованың «Айназ» картинасында төшә. Бу хакта башкаланың мәгариф идарәсенә сылтама белән «Башинформ» хәбәр итә.
«Айназ» фильмы «Прятки» киноальманахының дүрт кыска метражлы фильмының беренчесе булуы билгеле. Фильмнарда мәңгелек темалар — балачак, әтиләр һәм балалар, тәрбия һәм олыгаю, кешенең дөнья белән мөнәсәбәтләре күтәрелә.
«Прятки» киноальманахы авторлары — Никита Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар. Проектның сәнгать җитәкчесе — Русия халык артисты, кинорежиссер, сценарист Владимир Хотиненко («72 метр», Зеркало для героя», «Поп», «Мусульманин»).
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: