Барлык яңалыклар
Новости
9 август 2020, 13:55

Русия туристларына Черногориягә керү рөхсәт ителде

Черногория 7 августтан Русия гражданнарын нинди дә булса чикләүләр һәм өстәмә шартларсыз кабул итәргә әзер

Русия туристларына нинди дә булса чикләүләр һәм шартлар булмаган хәлдә Черногориягә керүне рөхсәт иттеләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Иртәгәдән, 7 августтан, Черногориягә өстәмә шартларсыз керә ала торган илләр исемлеге бастырылды», - диелә Черногория Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте хәбәрендә.
Исемлеккә Азәрбайҗан, Беларусь, Зимбабве, Канада, Русия, Украина кертелгән.
Элегрәк ил хөкүмәте каршындагы Милли координация советы Русияне эпидемиологик имин илләрнең «Яшел исемлегенә» керткән иде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: