Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2020, 10:40

Русиядә ясалган автомобильләргә транспорт салымы түләтмәскә тәкъдим ителде

Хәзерге вакытта Русиядә транспорт салымы автомобиль двигателе егәрлегеннән чыгып исәпләнә

Дәүләт Думасында ЛДПР партиясеннән депутат Василий Власов Русия автомобильләренә транспорт салымын гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Парламентарий финанс министры Антон Силуановка хат юллаган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Русиядә барыннан да бигрәк двигатель егәрлеге аз һәм кыйммәт булмаган автомобильләр киң таралган, диелгән мөрәҗәгатьтә.
«Мондый автомобильләрне аз керемле гражданнар сатып ала, шуңа күрә Русия территориясендә үзебезнең маркадагы автомобильләргә транспорт салымын гамәлдән чыгару урынлы булыр иде», диелгән хатта.
Власов фикеренчә, мондый адым гражданнарга зур булмаган икътисади ярдәм чарасы булачак һәм илебез автосәнәгате өчен дә әһәмиятле. Шулай ук ул Финанс министрлыгыннан инициативаны гамәлгә ашыру мөмкинлеген анализлауны сорый.
Хәзерге вакытта Русиядә транспорт салымы автомобиль двигателе егәрлегеннән чыгып исәпләнә. Шул ук вакытта көчле моторлы автомобильләрдә югары салым ставкасы гамәлдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: