Барлык яңалыклар
Новости
11 август 2020, 11:15

Түбән Новгородның актив татар хатын-кызлары «Туган як» редакциясендә очрашты

Лидерлар агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты

Сергач шәһәрендә «Туган як» газетасы редакциясенә «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы активистлары җыелды. Чара оешма җитәкчесе Зилә Әхмәдуллина җитәкчелегендә узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Татарлар яши торган районнардан килгән оешма лидерлары агымдагы эшләр турында фикер алышты, татар авылларында эшләнгән эшләр белән уртаклашты. Зилә Әхмәдуллина автономия исеменнән кайбер активистларны нәтиҗәле иҗтимагый эшчәнлеге өчен бүләкләде, агымдагы конкурслар һәм булачак фестиваль турында сөйләде.
Газетаның баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов Пилнә районы татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Надирә Әбделганиевага «Ел хатын-кызы — 2019» дипломын тапшырды.
Зилә Әхмәдуллина активистларга Түбән Новгород өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе исеменнән сигез Бөек Ватан сугышы ветеранына бүләк җыелмаларын тапшырды, диелә хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: