Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2020, 20:55

Эксперт организмны коронавирустан саклый торган үзенчәлекне атады

Белгеч ачыклап узганча, COVID-19 коронавирусын тудыра торган реакция, шулай ук авыруның ни дәрәҗәдә узуы кеше организмының шәхси генетик үзенчәлекләренә бәйле булырга мөмкин

Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институты CMD молекуляр диагностика үзәгенең әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев "Российская газета" га биргән интервьюсында кайбер кешеләрнең коронавирустан саклану үзенчәлеге булуы турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Аның сүзләренә караганда, ике төп фактор бар: генетик үзенчәлекләр, геннарны мутацияләү.
Белгеч ачыклап узганча, COVID-19 коронавирусын тудыра торган реакция, шулай ук авыруның ни дәрәҗәдә узуы кеше организмының шәхси генетик үзенчәлекләренә бәйле булырга мөмкин.
Ул хәзер галимнәр теге яки бу кешедә авыруның ни дәрәҗәдә авыр булачагын ачыкларга мөмкинлек бирә торган генетик вариантларны ачыклау өчен тикшеренүләр үткәрүләрен әйтте.
"Тикшеренүләр дәвам итә һәм безне яңа коронавирус белән бәйле бик күп ачышлар көтә", — дип нәтиҗә ясады эксперт.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: