Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2020, 14:15

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге мохтаҗларга Корбан ите таратты

Акцияне «Ак барс» татар эшлекле клубы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе оештырды

Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Корбан ите тарату буенча хәйрия акциясе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул «Ак барс» татар эшлекле клубы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан оештырылды. «Татар халкының мәдәни һәм рухи яңарышы этәргеченә әвереләчәк элитар бергәлек формалаштыру» - эшкуар Илдар Харипов җитәкләгән клубның миссиясе әнә шундый.
Рамил Әхмәтов һәм Мәскәү татарлары автономиясе президиумы әгъзасы Наилә Шәмиева җитәкчелегендәге волонтерлар командасы мохтаҗларга, шулай ук автономия хезмәткәрләре һәм активистлары гаиләләренә Корбан ите тапшырды, диелә бу хәбәрдә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: