Барлык яңалыклар
Новости
12 август 2020, 11:05

Путин Русиядә коронавируска каршы беренче вакцина ясалуы турында игълан итте

Препарат бүген иртән теркәлгән

Русия Президенты Владимир Путин илдә Covid-19 коронавирусына каршы вакцина теркәлүе турында игълан итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы яза.
«Миңа билгеле булганча, бүген иртән дөньяда беренчеләрдән булып яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина теркәлде», — диде дәүләт башлыгы.
«Вектор» үзәге һәм Гамалея исемендәге фәнни-тикшеренү институтында эшләнгән препаратлар беренчеләрдән булып клиник сынаулар узган. «Вектор» үзәге инде ноябрьдә үк вакцина җитештерә башларга ниятли.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: