Барлык яңалыклар
Новости
14 август 2020, 11:30

Ингушетиядә яңа мөфти сайланды

Элеккеге мөфти Абдурахман Мартазанов апрель аенда коронавирустан үлде

Ингушетия мөселманнары Дини үзәге башлыгы итеп республиканың элеккеге мөфтие Исса Хамхоев сайланды. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
10 августта республикада төбәк мөселманнары Дини үзәге башлыгын сайладылар, ул карантин аркасында билгесез вакытка күчерелгән иде. Утырышта ачык тавыш бирү вакытында голәмәләр шурасы һәм торак пунктларның имамнары Хамхоевны мөфти итеп сайлады.
Элеккеге мөфти Абдурахман Мартазанов апрельдә коронавирустан үлгән иде. Апрель уртасында голәмәләр шурасы карары белән әлеге вазифага соңгы вакытта мөфтинең беренче урынбасары булган Магомед Хаштыров билгеләнгән иде.
Ингушетиядә устав буенча мөфти һәм казыйны һәр биш ел саен сайлыйлар. Кайсы да булса кандидатны күрсәтү буенча агитация программалары үткәрелмәгән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: