Барлык яңалыклар
Новости
15 август 2020, 18:40

Иваново мөфтие, Русия мөфтиятеннән китеп, Крганов мөфтияте белән килешү төзегән

Кайбер төбәкләрнең рухи лидерлары Иваново мөселманнарының Русия Диния нәзарәте составыннан чыгу турындагы карарын хуплаган

Иваново өлкәсе мөфтие Фәрит Ляпин (ул моңа кадәр мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән РФ мөселманнары Диния нәзарәтеннән низаглашып чыккан иде) Русия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов белән килешү төзегән. Ляпин һәм Крганов очрашуына багышланган пресс-релизда шул хакта әйтелә. Бу турыда «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Очрашу нәтиҗәләре буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: