Барлык яңалыклар
Новости
17 август 2020, 11:10

«Вектор» коронавирус инфекциясенә каршы вакцинаны сынауның икенче этабын башлады

Сынауларда 18-60 яшьлек 300 кеше (шул исәптән «Вектор»ның 60 хезмәткәре) катнаша

«Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр дәүләт фәнни үзәге коронавируска каршы вакцинаны сынауның икенче этабына – кешеләрдә клиник тикшеренүләр үткәрүгә күчте, дип белдерде журналистларга Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Махсус тәртиптә һәм рәвештә сайлап алынган барлык иреклеләр дә үзләрен яхшы хис итә. Вакцинация ясалган кешеләрдә бернинди өстәмә реакция дә юк. Хәтта прививка ясалган урында тән тиресе дә кызарып тормый. Барысының да температурасы нормаль», - диде ул.
«Вектор»ның сынаулар уза торган препараты яхшыракмы, әллә инде Гамалея исемендәге үзәкнең теркәлгән препаратымы дигән сорауга, Роспотребнадзор башлыгы һәр илдә вакцинаның берничә варианты булырга тиеш дип җавап бирде.
«Һәр илдә, һәм беренче чиратта Русия Федерациясендә, төрле-төрле берничә вакцина булырга тиеш. Бүгенге көндә шуның белән шөгыльләнәбез дә», - дип белдерде ул.
«Вектор» вакцинаны клиник сынауларны 27 июльдә башлады. Инде хәбәр ителгәнчә, анда 18-60 яшьлек 300 кеше (шул исәптән «Вектор»ның 60 хезмәткәре) катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: