Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 19:50

Республика мәктәпләрендә медицина инспекторлары булачак

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, уку елы башыннан Башкортстан мәктәпләрендә санитар-эпидемиологик таләпләр үтәлүе тикшереләчәк. Бу эшкә медицина университеты студентлары җәлеп ителә

Алар яңа уку елы башлану белән эшкә тотыначак. Коронавирус таралуга юл куймас өчен тәкъдим ителүче мәгариф өлкәсендәге әлеге башлангыч белән Мәскәүдә үткән Бөтенрусия форумында республика хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров таныштырды.
«Без үзебезнең төбәктә шундый яңалык кертергә булдык. Өч атнадан уку елы башлана. Балалар күп очракта коронавирусны җиңел үткәрә, авыру билгеләре дә күренмәскә мөмкин. Әмма аларның укытучыларга һәм башка хезмәткәрләргә чир йоктыруы ихтимал, шуңа күрә мәктәпләрдә вирус таралу хәвефе югары. Республика Башлыгы күрсәтмәсе буенча, студент-медиклардан торган инспекторларны туплыйбыз. Алар тәүге атналарда социаль дистанция үтәлешен, битлек кию тәртибен һәм мәктәпләрдә сыйныф бүлмәләрен йогышсызландыруны контрольдә тотачак.
Республикада ике меңнән артык мәктәп бар, чир көчәеп китүен теләмәс идек. Белем учакларында коронавирус таралуга юл куймас өчен шушындый чаралар күрелә. Бу, бәлки, бөтен ил өчен мөһим чара һәм дөрес адым булыр», – дип билгеләде ул.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: