Барлык яңалыклар
Новости
18 август 2020, 11:30

Яхшы башлангыч

1 сентябрьдән башлангыч сыйныф укучылары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәчәк

Башкортстандагы 225 мең башлангыч сыйныф укучысы 1 сентябрьдән мәктәптә бушлай кайнар аш алачак. Бу турыда Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битендә игълан итте.
“Бу ил президенты карары ярдәмендә мөмкин. Моның өчен Русия бюджетыннан 778 миллион сум акча бүлеп бирелде. Бу суммага без республика бюджетыннан 106 миллион сум өстибез”, - диде төбәк башлыгы.
Төбәктә аз керемле гаиләләрдәге балалар өчен бушлай ашау сакланачак, инвалид балалар көненә ике тапкыр дәүләт исәбенә тукланачак.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: