Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 10:20

1 сентябрьдә кемнәргә ял бирелергә мөмкин булуы билгеле

Финанс мөмкинлекләре булган очракта, эш бирүче хезмәткәрне балаларны мәктәпкә озату өчен 1 сентябрь көнне эштән азат итә ала, мондый тәҗрибә кайбер предприятиеләрдә һәм кайбер оешмаларда бар

1 сентябрьдә балаларны мәктәпкә озату өчен, ата-аналар түләнми торган ялны бер көнгә рәсмиләштерә ала. Ә кайбер предприятиеләрдә укучыларның ата-аналары өчен ял көне эчке документлар белән билгеләнгән практика бар. Шул турыда Хезмәт министрлыгы хәбәр итә. Бу хакта «Российская газета» яза.
Элегрәк Прогрессив белем бирү институты башлыгы Анна Маркс Русия вице-премьеры Татьяна Голиковага беренче сыйныф укучыларының ата-аналарына 1 сентябрьдә өстәмә түләүле ял хокукы бирергә тәкъдим иткән иде. Үз хатында ул психолог киңәшләренә һәм беренче сыйныф укучыларының ата-аналарыннан сорашып белешү мәгълүматларына сылтама ясый.
Финанс мөмкинлекләре булган очракта, эш бирүче хезмәткәрне 1 сентябрь көнне эштән азат итә ала. Мондый тәҗрибә кайбер предприятиеләрдә һәм кайбер оешмаларда бар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: