Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 19:20

“АУЕ” – экстремистик дип табылды

РФ Югары суды яшьләр арасында популярлык яуларга өлгергән “АУЕ” – “Арестантлар җинаяти берләшмәсе” хәрәкәтен экстремистик дип тапты һәм Русия территориясендә тыйды

Бу җинаятьчел төркем белән бәйләнеше булганнар Җинаять-Җәза кодексында каралган җаваплылыкка тарттырылачак.
Судка генераль прокуратура мөрәҗәгать иткән. Суд утырышы ябык режимда үткән, шуңа нечкәлекләре билгесез, дип хәбәр итә РИА-яңалыклар агентлыгы.
“АУЕ” оешмасы балигъ булмаган кызлар һәм малайларны җыеп, аларга Русия җинаять өлкәсендәге төшенчәләрне пропагандалау белән шөгыльләнгән. Әйтик, яшьләр “общак”ка акча яисә “взнос” кертергә тиеш һәм аларны киләчәктә оешма җитәкчеләре үз канаты астына ала, яклау вәгъдә итә.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: