Барлык яңалыклар
Новости
19 август 2020, 16:50

РКБны штрафка тарттырдылар

Пандемия башланганнан соң Башкортстанда Куватов исемендәге республика дәваханәсе янында гауга чыккан иде

Уфа шәһәренең Октябрь районы суды биргән мәгълүматларга караганда, Роспотребнадзор үткәргән эпидемиологик тикшерү вакытында 5 апрельдән 27 майга кадәр санитар кагыйдәләре бозылу фактларын ачыклаган. “Ачыкланган фактлар пациентлар арасында да, хезмәткәрләр арасында да инфекциягә таралу куркынычы тудырган”, - диелә хисапта. Моның өчен республика хастаханәсе 100 мең сум штрафка тарттырылган.
Апрель аенда республика хастаханәсе коронавирус инфекциясе таралу учагына әверелде. 1200 пациент һәм табиб ике атнага карантинда бикләнеп калды. Ковид-19 авыруын эләктерү хәвефенә 3 мең кеше эләкте. Республика клиник двәаханәсендәге хәлне РФ Генераль прокуратурасы үз контроленә алды һәм тикшерү барышында баш табиб Эльза Сыртланова эшеннән китте.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: