Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2020, 16:15

Икенче этапка күчәргә мөмкинбез

Төбәк башлыгы Радий Хәбиров Башкортстанда коронавирус буенча чикләүләрне туктатуның икенче этабына әзерләнү турында хәбәр итте

Аның сүзләренә караганда, республикада чикләүләрне туктатуның икенче этабына күчү мөмкинлеге төсмерләнә.
“Әйдәгез, 1 сентябрьгә кадәр моны хәл итик. Безгә чикләүләрне бетерүнең икенче этабына ниндидер запас белән чыгарга кирәк, тагын да ныгынып һәм авырулар санын азайтып, – диде Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә. – Әйе, чыннан да, күрсәткечләр буенча пневмония саны кими. Бу безнең өчен мөһим индикаторларның берсе һәм ул безгә яхшыга өметләнергә мөмкинлек бирә. Инфекция йоктыручыларның гомуми саны буенча вәзгыять бер үк хәлдә, якынча, плюс-минус бер-ике кеше”.
Шулай ук Радий Хәбиров алда, гадәттәгечә, ОРВИ һәм грипп авырулары арту белән катлауланачак эпидемиологик сезон тора, дип искәртте. Шуңа бәйле рәвештә, ул республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына вакыйгаларның төрле үсешенә әзер булырга һәм тиешле санда буш койка фонды күздә тотарга кушты.
БР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 19 августка Covid-19 белән чирләүчеләр саны 7402гә җиткән, аларның 35е соңгы тәүлеккә туры килә. Барысы 6587 пациент терелгән. Рәсми мәгълүматларга караганда, 27 кеше үлгән.
Марина Прохорова әзерләде
Читайте нас: