Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2020, 17:20

Мәктәп укучыларына – уңайлы автобуслар

Русия хөкүмәте 2100 мәктәп автобусы алыр өчен биш млрд сум акча бүләчәк, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин

– Болар барысы да балаларга мәктәпкә йөрү уңайлы һәм хәвефсез булсын өчен эшләнелә. Бу, бигрәк тә, еракта урнашкан район һәм авыл җирләрендә яшәүче укучылар өчен мөһим. Автобуслар төбәкләргә бу уку елында ук барып җитәргә тиеш, – диде Мишустин хөкүмәт утырышы барышында.
“Бердәм Русия”нең генераль советы секретаре Андрей Турчак түбәндәге мәгълүматларны җиткерде: авыл җирендә мәктәп автобуслары бик актив кулланыла, еш кына автопарк иске машиналардан тора, аларны куллану вакыты чыгып бара.
– Хөкүмәтнең резерв фондыннан мәктәп автобуслары алуга биш млрд сум акча бүлүе укуга йөрүне уңайлы һәм хәвефсез итәчәк. Бер үк вакытта, автопромга да өстәмә ярдәм ул, – дип билгеләп үтте Андрей Турчак.
Илнең ерак почмакларында яшәүче балаларга белем алу мөмкинчелеген үстерү – “Мәгариф” милли проектын тормышка ашыру юнәлешләренең берсе ул.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алдарак түбәндәгеләрне хәбәр иткән иде: 2020 елның сентябрь аена республикада 38 автобус сатып алыначак, ә ел азагына мәктәпләр тагы 44 автобуслы булачак.
Башкортстанда барлыгы 1442 автобус, аларның 42се алыштыруны таләп итә.
– Без алган техника бик күп мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Балаларыбызның хәвефсезлеге, республиканың иң ерак почмакларында яшәүчеләрнең дә белем алу мөмкинлеге, укучыларга уңайлы шартлар тудыру, ата- аналарның балалары өчен борчылмавы – безнең өчен бик тә мөһим, – дип саный төбәк башлыгы.
Гөлнара Мурзина әзерләде
Читайте нас: