Барлык яңалыклар
Новости
20 август 2020, 11:40

Юл төзекләндерү бара

Малиновка авыл советы авыл биләмәсендә һәр елны торак пунктларны төзекләндерүгә, бигрәк тә юлларны тәртиптә тотуга зур игътибар бирелә

– Әлеге вакытта “Бәләбәй юл-төзү идарәсе” җәмгыяте (җитәкчесе – Рафик Гыйләҗев) Скобелевка авылының Заовражная урамында урындагы чимал белән юл тигезләү эшләренә хәзерлек алып бара, – дип хәбәр итте авыл биләмәсе башлыгы Ильяс Мөхәмәдиев.
680 метр озынлыгындагы юл участогын ремонтлау өчен авыл биләмәсенә төзекләндерү һәм юлларны тәртиптә тотуга республика бюджетыннан бүленгән акчаның 350 меңе тотылачак.
Римма Солтанова
Читайте нас: