Барлык яңалыклар
Новости
22 август 2020, 19:25

Бер ягын эшлиләр, икенчесен – планлаштыралар

Интернациональ урамының җөп ягы тротуарын төзекләндерү буенча ныклы эш башланды

Промысел юлларын хезмәтләндерү идарәсенең Әрлән бригадасы 200 метр арага асфальт җәя башлады. Алар эшне атна азагына тәмамларга исәпли.
– Юлчылар өчен тротуарның бу ягы ачылганнан соң без иске бордюр ташларын демонтажларга һәм каршы як тротуарына асфальт җәю өчен эшләрне башларга җыенабыз, – дип сөйләде мастер Вадим Афанасьев.
Гөлнара Мурзина
Читайте нас: