Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2020, 19:40

Дәүләт Думасына транспорт салымын гамәлдән чыгару турында закон проекты тапшырылды

Әлеге документ парламентның түбән палатасындагы электрон мәгълүматлар базасында урнаштырылган

Депутат Андрей Барышев («Бердәм Русия» партиясе) Дәүләт Думасына транспорт салымын гамәлдән чыгаруны күздә тоткан закон проекты тапшырды. Әлеге документ парламентның түбән палатасындагы электрон мәгълүматлар базасында урнаштырылган. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Закон проекты авторы билгеләп үткәнчә, элегрәк РФ Президенты һәм җәмәгатьчелек вәкилләре ягулыкка акцизлар хисабына алып җиткермәгән керемнәрне каплау файдасына транспорт салымыннан баш тарту идеясе белән чыккан иде инде.
«Транспорт салымын ягулык сатудан кергән табыш белән тулысынча алыштыру илдә юл инфраструктурасын үстерү белән бәйле чыгымнарны каплау буенча авыр йөкне гаделрәк итеп бүлүгә китерәчәк», - диелә закон проектының аңлатма язуында.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: