Барлык яңалыклар
Новости
23 август 2020, 19:30

Яраткан парк чисталыгы өчен!

Дан паркы приютлыларның иң яраткан урыны: төзекләндерелгән территория, заманча балалар мәйданчыгы, яшеллек һәм күз явын алырлык чәчкә түтәлләре

Бирегә килгән халык рәхәтләнеп ял итсен, бернәрсә дә аларның күңелен кырмасын өчен Мәдәният сарае хезмәткәрләре көн саен тир түгә: парк һәм аңа терәлеп торган Мемориаль комплекс зонасын, бию һәм балалар уен мәйданчыгын чүп-чардан тазарта, эскәмияләрне дезинфекция чаралары белән эшкәртә. Җыелган чүп көн дә түгеп барыла, ә газоннарны баскан үлән җәй буена берничә тапкыр чабып алынган. Ә инде тирә-якны бизәп чәчкә атучы чагу ләлаләр, лилияләр, нәркисләр, ак чәчкәләр, хризантемалар – Приют поселогы Ветераннар советы әгъзаларының хезмәт җимеше.
Кайчан гына карама, паркта кеше күп була: бала-чаганың күңелле шау-шуы, олы яшьтәге кешеләрнең тын гына гапләшүе… Тик менә кайбер кешеләрнең тәрбиясезлеге – үз артыннан теләсә кайда чүп-чар калдырып китү гадәте генә күңелне кыра. Чүп савытлары да тора, югыйсә… Андый кешеләргә тагын бер тапкыр: “Пычратмасаң, чиста була ул!” – дип искәртү ясыйсы килә. Яраткан Дан паркы безне – прютлыларны да, килгән кунакларны да чисталыгы һәм пөхтәлеге белән сөендерсен иде дигән теләктә калабыз.
Ольга Тимофеева,
Мәдәният сараеның әйдәп баручы методисты, Приют поселогы.
Читайте нас: