Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2020, 11:55

Чагылыда кошчылык фермасы үсә

«Линда» агрофирмасының Чагылы мәйданчыгы үткән ел азагында сафка кертелде. Монда шушы вакытта 155 мең тавык үстергәннәр, аларның 105 меңе Русиянең төрле төбәкләренә озатылган

Гомум алганда 2020 ел башыннан предприятие 420 мең кош-корт үстереп саткан.
– Әле Чагылыда икенче корпуста ремонт эшләре башкарылды. Саклык банкыннан алынган акчага «Техно» компанияләр төркеме 180 мең баш яшь тавык үстерер өчен читлекләр эшли башлады, – дип сөйләде агрофирма директоры Данил Фәрхетдинов. – Моннан тыш, әле комплексның барлык объектларына газ үткәрү дәвам итә.
Яңа корпуста кош-корт 2021 елның гыйнварыннан асрала башлаячак.
Элекке малчылык корпусын үзгәртеп кору Анновка авыл советында яшәүчеләр өчен алты эш урыны булдыру мөмкинлеге биргән.
Римма Солтанова материалы буенча Зөлфия Гарифуллина әзерләде.
Читайте нас: