Барлык яңалыклар
Новости
24 август 2020, 19:35

Киләсе елдан Русиядә терлекләрне мәҗбүри маркировкалау кертергә планлаштыралар

Хайваннарны маркировкалау хуҗалары хисабына башкарылачак

Йорт хайваннарын хуҗалары 2021 елдан башлап маркировкалау һәм исәпкә куюны мәҗбүри итәргә мөмкиннәр. Бу хакта Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгына сылтама белән «Известия» яза .
Дәүләт Думасы «Ветеринария өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салуны камилләштерү өлешендә Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы закон проектын 2020 ел азагына кадәр караячак.
«Хайваннарның йогышлы чирләре таралуны булдырмау, шулай ук хайваннарның йогышлы авыруларын китереп чыгара торган чыганакларны һәм аларны тарату юлларын ачыклау максатыннан, хайваннарны маркалау һәм исәпкә алу мәҗбүри булырга тиеш», — диелә хәбәрдә.
Закон проектында йорт хайваннарын маркировкалау хуҗалары хисабына яисә «башка затларны җәлеп итү юлы белән» башкарылачак диелә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: