Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2020, 16:05

Коронавирус чигенергә уйламый

Башкортстанда коронавирус белəн чирлəүчелəр саны 7567гə җитте

Саулык саклау министрлыгы хəбəр итүенчə, Башкортстанда соңгы тəүлек эчендə коронавирус белəн чирлелəрнең саны 33 кешегə арткан. Шулай итеп, Башкортстанда барлыгы 7567 кешедə COVID19 чире рəсми рəвештə расланган.
Саулык саклау министры Максим Забелинның сүзлəре буенча, бүгенге көндə хастаханә шартларында 77 кеше дәвалана. Аларның 7сенең гомере өчен көрəш бара, бер кеше үпкəне ясалма җиллəтү аппараты аша тын ала. Бүгенге көнгə коронавирустан 29 кешенең һəлак булуы билгеле, шул исəптəн бер кеше – соңгы тəүлектə. Амбулатор шартларында дәваланучылар – 722 кеше. Русиядə исə, бер тəүлек эчендə чирне йоктыручылар саны – 4 744 кеше (барлыгы – 961 493). Үкенечкə күрə, соңгы тəүлек эчендə 65 кеше вирус аркасында дөнья белəн хушлашты.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: