Барлык яңалыклар
Новости
25 август 2020, 10:55

Яңа уку елының яңалыгы

Киләсе атнада яңа уку елы башланачак. Без балаларга, әти-әниләргә һәм укытучыларга кагылышлы яңалыкны ачыкладык

Уку елы компьютер артында башланмаячак.
Бу мәсьәлә буенча фикер алышу җәй буе тынмады, әмма җитәкчелек уку елын гадәти линейка һәм класс бүлмәләрендә үтәчәк дәресләр белән башлап җибәрергә хәл итте.
«Без кабинет системасы буенча уку алымы кертәбез, ягъни элеккечә бүлмәдән бүлмәгә күчеп йөрү булмаячак. Бу кагыйдә физкультура, физика, химия, информатика фәннәренә кагылмый. Тәнәфесләр төрле вакытта булачак. Өлкән класстагы укучылар мотлак битлек режимын сакларга тиеш. Укучыларның һәм укытучыларның бергә туплануын киметәчәкбез – уку йортына кергән барлык ишекләр, шул исәптән запас саналганнары да ачык булачак. Уку бүлмәләрен һәм коридорларны графикка ярашлы җилләтеп, дезинфекция чаралары белән эшкәртеп торачаклар. Балалар күпләп җыелган урыннарда – ашханәдә, спорт залында, коридорларда һаваны тазарту корамаллары куелачак. Һәр мәктәптә дәресләр башланганга тиклем балаларның тән температурасы үлчәнәчәк. Мәктәпкә автобус белән йөрегән балаларның температурасы автобуска утырыр алдыннан үлчәнәчәк. Бик мөһим яңалыҡ – без дәрес барышын биш минутка кыскартабыз. Шул ук вакытта бу уку программасына зыян китермәскә тиеш», – дип республика Башлыгы Радий Хәбиров яңалыклар белән таныштырды.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: