Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2020, 10:35

Русия халкының 40 проценттан артыгы коронавирустан прививка ясатырга әзер

Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Федоров китергән мәгълүматларга караганда, респондентларның 52 проценты прививка ясатырга теләми

Русиялеләрнең 40 проценттан артыгы «Спутник V» яңа вакцинасы ярдәмендә коронавирустан прививка ясатырга әзер инде. Шимбә көнне Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге башлыгы Валерий Федоров «Фикерләр мәйданы» форумында әнә шундый мәгълүматлар китерде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Яңа «Спутник V» вакцинасы Русиядә эшләнгән. Без ясатабызмы, юкмы? 42 процент: «әйе, мөгаен ясатырбыз», ди ә 52 проценты: «юк, прививка ясатмыйбыз», — дип әйтә, диде ул.
«Җәмгыятьнең бүген нинди хәлдә булуын аңлау өчен кызыклы кейс. Бер яктан, без барыбыз да куркабыз һәм, әлбәттә, бу куркуны бетерергә телибез. Гарантия алырга һәм сакланырга телибез. Ничек? Моның өчен, әлбәттә, вакциналаштырырга кирәк. Шуңа да карамастан, күпчелек үзен вакциналаштырырга җыенмый. Нигә? Куркалар, ышанмыйлар, куркалар», — дип билгеләп үтте Федоров.
Аның сүзләренә караганда, сораштыруда 18 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк булган 1,6 мең русияле катнашкан.
Русия 11 августта дөньяда беренче булып «Спутник V" дигән исем алган коронавирустан вакцина теркәлгән. Препарат РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан эшләнгән һәм июнь — июль айларында клиник сынаулар узган. Ул инде билгеле платформага нигезләнгән, анда тагын берничә вакцина ясалган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, мондый препаратларны куллану тәҗрибәсе күрсәткәнчә, алар ике елга кадәр иммунитет бирә ала. Русиянең турыдан-туры инвестицияләр фонды башлыгы Кирилл Дмитриев белдергәнчә, Русия 20 илдән 1 млрд доза вакцина алуга гариза алган инде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: