Барлык яңалыклар
Новости
26 август 2020, 20:25

Русия якын арада тагын берничә ил белән авиаэлемтәләрне яңадан торгызырга ниятли

26 августта авиаэлемтәләр ачу мәсьәләсе буенча карар кабул ителәчәк

Русия хөкүмәте тагын җиде дәүләт: Франция, Венгрия, Мальта, Кипр, Иордания, Мисыр (бары тик Каир) һәм Кытай (бары тик Шанхай) белән авиаэлемтәне яңартырга планлаштыра. Бу хакта авиакомпания һәм аэропортлардагы чыганакларга сылтама белән «Известия» яза.
Басма билгеләп үткәнчә, 18 августта оператив штаб утырышы узды, анда Росавиация һәм Роспотребнадзорга бу илләр белән һава юллары ачуны эшләү йөкләнде. Карар штабның 26 августта узачак киләсе утырышы нәтиҗәләре буенча көтелә.
Русия 1 августтан Бөекбритания, Төркия һәм Танзания белән авиаэлемтәне яңартты, шулай ук Россия һәм Абхазия чикләрне ачты. 15 августтан Русия Швейцария белән авиаэлемтәне яңартты. Моннан тыш, Русия гражданнары өчен Кыргызстанга һәм Черногориягә керү чикләре ачык.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: