Барлык яңалыклар
Новости
27 август 2020, 13:55

Белгечләр мәгълүматлы SMS-хәбәрләрне кичекмәстән бетерергә киңәш итәләр

Җинаятьчеләр хәтта бер тапкыр бирелә торган пароль һәм сылтамаларны кулланырга мөмкин

Кәрәзле телефонда конфиденциаль мәгълүматлы SMS калдыру куркыныч, мондый хәбәрләрне шунда ук бетерергә кирәк. «Синергия» университетының IT-институты директоры Станислав Косарев шул турыда сөйләде. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.
«Банклардан операцияләрне раслау өчен җибәрелә торган барлык парольләрне үз вакытында бетерү мөһим. Шәхси кабинетка керү өчен сылтамалар белән SMS-хәбәрләрне бетерү дә артык булмас», - дип искәртә эксперт.
Эш шунда, белгеч сүзләренчә, мошенниклар хәтта бер тапкыр бирелә торган пароль һәм сылтамаларны да куллана ала. Өстәвенә, үз гаджетыгызда сайтлардан парольле хәбәрләрне сакларга ярамый, дип өстәде ул.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: