Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты. Рөстәм Миңнеханов былтыр Башкортстанның 100 еллыгында татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылганын искәртте.
«Бүген шатлыклы вакыйга: Татарстанның 100 еллыгында Башкортстанның халык шагыйре публицист, Бөек Ватан сугышында катнашкан Мостай Кәримгә һәйкәл ачыла. Аның исеме Русия һәм дөнья әдәбиятына алтын хәрефләр белән язылган. Мостай Кәрим иҗаты татар халкына якын. Һәйкәл Казанны бизәп торачак. Монумент татар-башкорт халкы дуслыгына хезмәт итәчәк дип ышанам», — диде Татарстан Президенты.
Радий Хәбиров бүгенге вакыйганы символик дип атады. «Башкортстанның дүрт миллион халкыннан татарстанлыларга, тугандаш республикага сәлам алып килдек. Бүген символик вакыйга: Казанның йөрәгендә Мостай Кәримгә һәйкәл ачабыз. Безнең өчен бу зур мәртәбә. Шушы һәйкәл һәрвакыт алга үсеш символы булсын!» — дип сәламләде ул.
Ул 60 ел элек Мостай Кәримнең татарстанлыларны республиканың 40 еллыгы белән котлаган юлларын да укып узды. «Сүз остасы, фронтовик һәрвакыт Татарстанны яратты һәм гел туганлык, дуслы өчен чыгыш ясады», — диде Башкортстан Башлыгы.
Бронза Һәйкәл Даурия урамы һәм Оренбург тракты чатындагы Мостай Кәрим исемендәге скверда урнашкан. Һәйкәлнең бәясе 45 млн сум. Скульптор — РФ Рәссамнар берлеге рәисе, Русиянең халык рәссамы Андрей Ковальчук. Уфада да Мостай Кәримгә һәйкәлне ул ясаган булган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.